Алабугада 6 кеше коронавирус йоктырган
Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 263 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 263 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 37се — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 45 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 94 кеше йоктырган. Чаллыда — 36, Түбән Камада — 17, Алабугада 6 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 29 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
4 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 138 315 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев