Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 6 метрлы Кар Аждаһасы фигурасын ясыйлар

Эш авторы — Алабуга рәссамы Виктор Селиверстов.

Быел «Чебурашка» паркында алабугалыларны кардан ясалган аждаһа фигурасы сөендерәчәк. Хәзерге вакытта эш кызу темплар белән бара. Фигураны Алабуга рәссамы Виктор Селиверстов ясый.

Виктор Александрович сөйләвенчә, фигураның биеклеге 6 метр тәшкил итә. Фигура очраклы сайланмаган, ул якынлашып килүче Аждаһа елын символлаштыра.

Виктор Селиверстов алабугалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аждаһаның явыз булмавын һәм бары тик бәхет, уңыш һәм иминлек китерүен теләде. Тиздән мифик герой алабугалыларны сөендереп торачак һәм паркка Яңа ел атмосферасы бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев