Алабугада 7 гыйнварга бәйрәм афишасы
Бәйрәм яллары әле дәвам итә, ә димәк, гаилә белән бергә күңел ачу чараларына йөрергә мөмкин.
9 гыйнварга кадәр көн саен 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кыш бабай резиденциясе эшли, ул "Гуляй-парк«та урнашкан. Теләге булган һәр кеше бирегә килеп шигырь укый яки җыр җырлый, фотога төшә һәм татлы бүләк ала ала. Тәм-томнар һәркемгә җитәрлек. Керү ирекле.
15.00 сәгатьтә «Чебурашка» паркында Раштуа бәйрәме узачак.
Шулай ук музейларга барырга, тимераякта шуарга («Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы катогы, Тынычлык проспекты, 4; Боз сарае; «Бердәм Россия» спорткомлексы), чаңгыда йөрергә була (модульле чаңгы базасы, Шишкин буалары).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев