Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 7 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше прививка ясаткан

Барлыгы районда 60 яшьтән өлкән булган 16 448 кеше яши. 

Алабугада коронавирус йогышлы авыруы таралуын кисәтү буенча штаб утырышында район башлыгы вакцина алган студентлар һәм 60 яшьтән узган затларның санын арттыру бурычын куйды.

Бүген районда 60 яшьтән өлкән булган 16 448 кеше яши. Алабуга Үзәк район хастаханәсе мәгълүматына караганда, 15 ноябрьгә аларның 7 587се генә прививка ясаткан. Район башлыгы Рөстәм Нуриев әлеге сынауны үтмәгән 60 яшьтән өлкән гражданнар һәм студентларга даими игътибар бирергә кирәклеген әйтте. ТИҮ рәисләренә бу сорауны хәл итеп, вакциналаштыру пунктлары оештырырга куштылар.

Район башлыгы Танайка авылындагы Татьяна Кельш җитәкчелек иткән «Аланлык» ТИҮен үрнәк итеп мисал китерде, биредә бер атна эчендә 100дән артык кеше првивкаланган. 

Студентларга килгәндә, уку йортлары җитәкчеләре хисап бирүенчә, вакциналау 60-70 процентка үткәрелгән, ләкин бу гына җитәрлек түгел. Район башлыгы 85 процентка җиткерергә кирәклегенә басым ясады. Әйтергә кирәк, медицина училищесында укучы яшьләрнең 84 проценты вакцина үткән.

Ул арада көн саен шәһәрнең сәүдә үзәкләренә керүчеләрнең QR-кодларын тикшерәләр. 

Полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Рамис Сәхәбетдинов билгеләп үткәнчә, 11-15 ноябрьләрдә тәртип бозуның 12 очрагы ачыкланган. Шуларның җидесендә хосусый эшмәкәрләргә карата штрафлар салынган. Хәтерләсәгез, QR-код мәйданы 150 квадрат метрдан арткан сәүдә урыннарында таләп ителә. Андый тикшерүләрне дәвам итәчәкләр һәм, алга таба да тәртип бозылса, эшмәкәрләр эшчәнлекләрен туктатып торырга мәҗбүр булачак. Өстәвенә, Татарстанда 22 ноябрьдән яңа чикләүләр кертелә.

Ковидка каршы чараларны көчәйтеп, дүшәмбедән шәһәр җәмәгать транспортында да QR-код сораячаклар. Шул рәвешле, 18 яшьтән олы гражданнар, кодлары булмаса, маршруткада йөри алмаячак. Ә 60 яшьтән узган затларның, әгәр вакцина ясатмаганнар икән, коронавирус белән авырмаган булсалар һәм "методвод«лары булмаса, ташламалы транспорт карталары ябылачак. Шулай да декабрь аена картасын тутыручыларга борчылырга кирәкми — баланс саклана. Барлык чикләүләр тәмамлангач, транспорт картасы озайтылачак. 

Рамис Сәхабетдинов аңлатуынча, QR-код яисә медицина белешмәсе булмаганнарга 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф салынуы мөмкин. Маршруткада пассажирларның кодын полиция хезмәткәрләре хәрәкәт барышында тикшерәчәк. 

Алабуга медиклары район-шәһәр халкын коронавирус йогышлы авыруыннан вакцина узарга чакыра. Баш табибның медицина хезмәтләре күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин хәбәр итүенчә, бүген «Спутник V» вакцинасының 4900 комплекты бар.

Алабуга үзәк район хастаханәсе мәгълүматына караганда, 15 ноябрьгә 34 630 кеше вакцинаның беренче өлешен, 29 610 кеше — икенче өлешен дә кадаткан.

Вакцина ясату буенча стационар пунктларның адреслары:

— Алабуга шәһәр сырхауханәсе, Пролетар урамы, 36нчы йорт, 308, 309нчы бүлмәләр. Эш көннәрендә — сәгать 8.00дән 19.00гә кадәр, шимбә — 8.00-13.00, якшәмбе — ял көне. Телефон — 4-41-28;

— гомуми практика табибы офисы, Нечаев урамы, 16нчы «а» йорт, 7нче бүлмә. Эш көннәрендә — 8.00-19.00, шимбә, якшәмбе — ял көне. Телефон — 9-61-08;

— 3нче табиб амбулаториясе, Городищенская урамы, 3нче «а» йорт, 8нче бүлмә. Эш көннәрендә — 8.00- 19.00, шимбә — 8.00-13.00, якшәмбе — ял көне. Телефон — 7-91-34;

— Алабуга Үзәк район хастаханәсенең травматология пункты, Нефтьчеләр проспекты, 57нче йорт, 206нчы бүлмә. Дүшәмбе-шимбә — 8.00-10.00 часов, якшәмбе — ял көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев