Алабугада 7 яшьлек кыз автомобиль көпчәкләре астына эләккән
Медиклар балигъ булмаган баланың балтыр сөяге сынуын ачыклаган.
Кичә кич Алабугада юл-транспорт һәлакәте булды. Автомобильчеләр урамындагы 2нче йорт ишегалдында Lada 2113 автомобиле йөртүчесе 7 яшьлек кызны бәрдергән. Бала туктаган автомобильләр арасыннан йөгереп чыга. Медиклар балигъ булмаган баланың балтыр сөяге сынуын ачыклаган. Ул Үзәк район хастаханәсенә госпитализацияләнгән.
«Хөрмәтле ата-аналар! Балаларны караучысыз калдырмагыз һәм игътибарлы булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез», — дип хәбәр итәләр Алабуга районы ЮХИДИ бүлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев