Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 8 нче маршрут буенча өстәмә автобус йөри башлады

Шәһәр башлыгы җәмәгать транспорты проблемаларына кагылышлы киңәшмә уздырды.

Бу атнада җәмәгать транспортының пассажирларны йөртү графигын үтәү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Очрашуны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев уздырды. Анда пассажирлар йөртүне контракт буенча оештыручы шәхси эшмәкәрләр, шулай ук Башкарма комитет вәкилләре катнашты. 

Фикер алышуның төп темасы — машина йөртүчеләрнең кискен җитмәве булды. Район башлыгы әлеге проблеманы хәл итү өчен катгый срок куйды, пассажир ташучыларга һәм Башкарма комитетка конкрет чаралар булдыру өчен ике атна вакыт бирде.

Бүген Алабугада 12 маршрут эшли: 7 шәһәр, 4 шәһәр яны һәм 1 сезонлы (яз-җәй). Пассажирлар ташуны ике эшмәкәр башкара, әмма линиягә бөтен автопарк та чыкмый. 

Ике транспорт компаниясе дә тулы көченә эшләсен өчен 42 машина йөртүче кирәк, ә штатта хәзер нибары 23 кеше. Комплектлау 53 процент кына тәшкил итә. Бу хакта АМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов хәбәр итте.

Узган ел Алабугага Тукай районыннан һәм Киров өлкәсеннән 4 кеше эшкә килгән иде. Якын арада Удмуртиядән тагын өч машина йөртүчене эшкә урнаштыру планлаштырыла. Ярдәм итеп, район җитәкчелеге аларга яшәү өчен бүлмәләр бирде.

Моннан тыш, узган елның 1 декабереннән кичке вакытта 8 нче маршрут буенча өстәмә автобус йөри башлады. Яңа рейс көн саен 20:00 дән 22:00 гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев