Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 84 бала «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында бүләкләр алачак

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.

Бу атнада Алабугада «Теләкләр чыршысы» акциясенә старт бирелде. Кечкенә алабугалыларның хыялларын чынбарлыкка әйләндерергә ярдәм итәчәк тылсымлы чыршы район Советы бинасында куелды. Инде сишәмбе көнне үк атна саен уздырыла торган шәһәр планеркасында катнашучылар аннан берәр уенчык шар алып, балаларның ни теләвен белә алды.

Акциядә даими катнашучылар арасында район Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов та бар.

— Минемчә, иң мөһиме бүләк тә түгел, ә балаларыбызга игътибар, шуңа күрә барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләрен әлеге акциягә кушылырга чакырам. «Үзенчәлекле» балаларга карата бәйрәмнәрдә генә түгел, ел дәвамында да игътибарлы булырга кирәк, — ди ул.

Районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре дә чарадан читтә калмады, алар Алина исемле 6 яшьлек Алабуга кызын котлаячаклар.

— Боларның барысы да йөрәктән килә. Бу үз балачагыңны да искә алу, яңа елны каршылау һәм бүләкләр алу шатлыгын янә бер кат кичерү мөмкинлеге. Хәтеремдә бу мизгелләр кабат яңара, — дип уртаклаша Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров.

Иеромонах Кирилл (Забавнов) та бу акциянең мөһимлеген билгеләп үтә.

— Мин Варвара исемле кызны Раштуа бәйрәмендә котлаячакмын, һәм моңа бик шатмын. Нинди бүләк алырга теләвен тәгаен ачыклап бетерәсе генә калды, — диде ул.

«Теләкләр чыршысы» акциясе 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында барлыгы 90лап баланы котлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев