Алабугада 9 градуска кадәр суытачак
Төнлә 8-13 градус салкын булуы көтелә.
Синоптиклар фаразларына караганда, иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал.
Төнлә температура 8-13 градус салкын, көндез - 4-9 градус.
Казанда төнлә температура 10-12 градус салкын тәшкил итә, көндез - 5-7. Аязучан болытлы һава булуы көтелә.
20 ноябрь төнендә республикада болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Төнлә 5-10 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
"Татар-информ" МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев