Алабугада ачык һавада тагын бер шугалак ачылды
Шугалак дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 14.00дән 20.00гә кадәр эшли. Ял көннәрендә – сәгать 11.00дән 20.00гә кадәр.
Шушы көннәрдә 6нчы микрорайонда, физкультура-сәламәтләндерү комплексы янәшәсендә шугалакны ачу тантанасы булды. Шугалак дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 14.00дән 20.00гә кадәр эшли. Ял көннәрендә — сәгать 11.00дән 20.00гә кадәр. Биредә үзең алып килгән тимераякта шуарга, шулай ук вакытлыча куллануга алырга (прокатка) да була. Исегезгә төшерәбез, ачык һавадагы шугалаклар Тынычлык проспекты, 63, 65 һәм Интернациональ урамы, 1 адресы буенча урнашкан ишегаллары территориясендә ачылган иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев