Алабугада «Җәяүле» операциясе бара
Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
15-28 сентябрьдә Алабугада «Җәяүле» операциясе бара.
Дәүләт автоинспекторлары операциянең 4 көне эчендә җәяүлеләргә юл бирмәүнең 30 очрагы ачыкланган. Моннан тыш, 2 балигъ булмаган бала тиешле булмаган урында юлны аркылы чыккан.
Машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда уяу булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска өндиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев