«Алабугада җәйге кичәләр» һәм Спас ярминкәсе киләсе елга күчерелә
Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең телеграмм-каналында хәбәр итте.
Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» VII Халыкара музыка фестивален һәм Бөтенроссия Спас ярминкәсен уздыруны киләсе елга күчерергә карар кабул ителде.
Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең телеграмм-каналында хәбәр итте.
«Хөрмәтле Алабуга районы халкы һәм кунаклар!
Алабуга муниципаль районы администрациясе шәһәр активы белән берлектә Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» VII Халыкара музыка фестивален һәм Бөтенроссия Спас ярминкәсен уздыруны киләсе елга күчерергә карар кабул итте.
Ике вакыйга да — Алабуга мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше. Әмма аларны үткәрү форматы озак вакыт дәвамында ачык мәйданчыкларда меңләгән кеше булуны күздә тота.
Бу карар җиңел бирелмәде, әзерлек инде тулы көченә бара иде. Әмма безнең төп өстенлегебез — шәһәр халкының һәм кунакларының иминлеге һәм куркынысызлыгы».
Шулай да быелгы җәй алабугалыларга һәм шәһәребез кунакларына күңелле вакыйгалар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итәчәк.
Инде 13-14 июльдә Алабугада «Милләтләр театры» эшли башлаячак — ачык һавада күрсәтелгән иң яхшы спектакльләр тамашачыларга югары сәнгать белән тере форматта очрашу бүләк итәчәк.
Ә август башында шәһәр музыка, спорт дәрте белән гөрләп торачак:
1-2 август көннәрендә Алабуга шәһәрлегендә традицион уктан ату буенча «Туган батыр» турниры оештырыла. Анда һәркем үзен чын сугышчы итеп тоя алачак.
2 августта «Александр бакчасы» паркында «ВДОХновение» автор җыры фестивале үткәрелә.
1-3 август — Бөтенроссия чаң кагу фестивале, анда осталар борынгы сәнгатьне виртуоз үзләштерүләрен күрсәтә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев