Алабугада җәйге террасалар һәм чатырлар сорау астында
Шәһәрнең иске өлешендә урамнардан кафе янындагы ябык мәйданчыкларны бетерү планлаштырыла.
Алабуганың тарихи өлешендә урнашкан пиццерия янындагы урам павильоны якын арада сүтеләчәк. Мондый конструкцияләргә гадәттә елның җылы вакытында ихтыяҗ бар, ул вакытта кафе һәм рестораннарга килүчеләргә саф һавада утыру уңайлырак.
Әмма шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриев фикеренчә, җәйге чатырлар һәм террасаларны ничек туры килә шулай куярга ярамый — бигрәк тә тарихи өлештә. Мисал өчен, югарыда телгә алынган павильон пиццерия янында туп-туры тротуарда урнашкан, шуңа күрә кешеләргә машина юлыннан йөрергә туры килә. Юлның бу өлешен кардан яки чүп-чардан чистарту да коммуналь хезмәткәрләргә бик уңайсыз.
Шуңа күрә, Рөстәм Нуриев сүзләренчә, җирле туклану нокталарына игътибарны ишегалды территорияләренә юнәлтергә кирәк. Шулай булгач, быел шәһәрнең иске өлешендә (мәсәлән, Казан урамында) популяр кафелар үзләренең җәйге верандаларыннан мәхрүм калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев