Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җәйне ничек күңелле үткәрергә?

Татарстанда җәй һәрвакыттагыча бай һәм күңелле уза! Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлык районнарда мәдәни һәм ял итү чараларын берләштерүче «Татарстанда җәй» масштаблы проекты гамәлгә ашырыла.

Алабуга да читтә калмый: инде дүртенче тапкыр яраткан «Лето вместе» проекты тормышка ашырыла. Быел аны уздыруга җирле бюджеттан 800 мең сум акча бүлеп бирелгән, ә шәһәр халкын һәм кунакларны иң популяр җәмәгать киңлекләрендә 80нән артык чара көтә.

Кайда һәм ничек ял итәргә була?

«Чебурашка» паркы — иҗат һәм гаилә ялы үзәге:

Нәниләр өчен өстәл уеннары;

Мастер-класслар һәм кул эшләнмәләре белән дизайн-маркетлар (катнашучылар үз эшләрен Спас ярминкәсендә тәкъдим итә алачак);

Иҗади остаханәләр һәм рәсем сәнгате дәресләре;

Кызыксынулар буенча клублар.

Гуляй-парк кичке чараларга чакыра:

Пәнҗешәмбе көнне 20:00 сәгатьтә кино карау;

Татарстанның яшь башкаручылары белән музыкаль кичәләр;

Дискотекалар, пикниклар, лекцияләр, шигъри очрашулар.

Алабуга шәһәрлеге сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны көтә:

Йога һәм медитация (атнага 4 тапкыр);

Профессиональ тренерлар белән фитнес-тренировкалар.

Бөтен шәһәр буйлап узачак:

Йөгерү һәм велосипедта йөрү;

Җәяүле һәм автомобиль квестлар;

SUP-такталарда йөзү.

Пионерлар паркы сабыйларны сөендерәчәк:

Пәнҗешәмбе көнне 20:00 сәгатьтә мультфильмнар карау.

Спорт, мәгариф һәм мәдәният — бар кеше өчен дә!

Спорт секторы Гуляй-парк спорт мәйданчыклары территориясендә 60тан артык чара үткәрәчәк: тренировкалар, ГТО нормаларын тапшыру, пляж волейболы.

Мәгариф идарәсе Георгий паркында 80 вакыйга оештыра: уеннар, конкурслар, анимация (2000нән артык катнашучы).

Иҗат коллективлары (мәдәният йорты, «Йолдызлык», китапханәләр, «Барс» яшьләр үзәге) «Чебурашка» паркындагы ротонда мәйданчыгында 80 концерт һәм мастер-класслар тәкъдим итәчәк.

Ишегалды чаралары һәм партнерлар

«Безнең ишегалды уеннары» проекты (адресы: Мәрҗани, 30; Пролетар урамы, 14; Пионерлар паркы) — уеннар һәм мастер-класслар көн саен 16:00 дән 18:00 гә кадәр. Проект Алабуга «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары көче белән үткәрелә.

«Татнефть» «Мәдәни мохит» проектын дәвам итә: шимбә көннәрендә — «Гуляй» паркында һәм «Өй янындагы бакча» скверында концертлар.

Тулырак мәгълүматны каян белергә?

Расписание — Алабуганың ВКонтакте рәсми төркемнәрендә. Инде хәзер үк «Чебурашка» һәм «Гуляй» парклары чараларны үткәрә — кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев