Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабуга-АРТ» бәйгесендә bң иҗади коллективны билгеләячәкләр

Муниципаль үзешчән сәнгать конкурсы безнең шәһәрдә беренче тапкыр узачак.

Быел безнең шәһәрдә беренче тапкыр «Алабуга — АРТ» муниципаль үзешчән сәнгать бәйгесе узачак. Анда предприятие һәм оешма коллективлары катнашачак.

Аны уздыру мәсьәләсе район башлыгы, шәһәр һәм район учреждениеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән утырышта каралды.

Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, предприятие хезмәткәрләренә хезмәт һәм иҗади эшчәнлек өчен барлык шартларны булдырырга кирәк. Моннан тыш, конкурста катнашу яңа уңай тәэсирләр алу һәм коллективны берләштерү өчен яхшы мөмкинлек булырга мөмкин.

Конкурс турында тулырак мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкүрова сөйләде. Бәйгедә катнашучылар биш төркемгә бүленәчәк, аларның һәркайсында җиңүче билгеләнәчәк. Бу — югары һәм урта махсус уку йортлары, шәһәр һәм районның балалар бакчалары һәм мәктәпләре, 200дән артык һәм 200гә кадәр хезмәткәре булган предприятие һәм оешмалар. Приз фонды — 2,5 миллион сум, һәр төркемдә җиңүчеләрнең һәрберсенә 500 мең сум каралган.

Бәйге ике этапта узачак: гаризалар кабул итү һәм конкурс программаларының әзерлек этабы, конкурс программаларын карау. Иң яхшы номерларны мәдәният сараенда узачак гала-концертта тәкъдим итәчәкләр.

Конкурс 8 номинация буенча үткәрелә: «Вокал-соло», «Вокал-ансамбль», «Эстрада биюе», «Халык биюе», «Инструменталь башкару — соло», «Инструменталь башкару — ансамбль», «Театр иҗаты», «Конферанс».

Һәр предприятиегә мәдәният тармагы хезмәткәрләре арасыннан куратор беркетелгән, ул коллективларга номерлар куюда, чыгыш ясарга әзерләнүдә ярдәм итәчәк. Барлыгы 24 куратор бар.

КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон чыгышлар программасына Россиядә игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланган номерлар кертергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев