Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабуга-Арт» I муниципаль конкурсы дәвам итә

Анда Алабуга районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең иҗат коллективлары катнаша.

Узган атнада Шәһәр мәдәният сараенда «Алабуга-Арт» I муниципаль конкурсының сайлап алу туры узды. Бәйгенең икенче этабы инде сентябрьдә үк старт алган иде. Катнашучыларның номерлары, сайлап алу турында тамашачылар алдында күрсәтелгәнче, шактый үзгәрешләр кичерде.
Шулай итеп, Шәһәр мәдәният сарае сәхнәсенә «Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә ел фасыллары» программасы белән Алабуга музей-ядкарьлеге коллективы чыкты.

Музей хезмәткәрләре тамашачылар өчен Алабуга буенча күзәтү экскурсиясе үткәрде, Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» халыкара музыка фестивален һәм Бөтенроссия Спас ярминкәсен тәкъдим итте. Моннан тыш, чарага килүчеләр музей эше белән якыннан таныша алды.

Концерт программасы башында музей-ядкарьлек хезмәткәрләре, Алабугага багышлап, «Браво» төркеменең «Этот город» җырын башкарды.

Мәдәни чараларны оештыручы Тәлгать Зарипов һәм экскурсовод Илшат Әюпов башкаруында яңгыраган «Одинокий пастух» инструменталь композициясе аеруча дулкынландыргыч булды.

Әйтергә кирәк, музей-ядкарьлек тәкъдим иткән концерт программасы тамашачыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.

— Шулкадәр җентекләп эшләнгән, искиткеч матур номерлар, сокланып туймаслык. Хәтта залда булуыңны онытасың, бөтен барлыгың белән тамашага биреләсең, — дип уртаклашты алабугалы Полина Волкова.


Моннан тыш, бу көнне Алабуга үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре дә үзләренең талантларын күрсәтте.

Программаны поликлиника, ашыгыч ярдәм станциясе һәм операцион блок шәфкать туташларыннан торган «Ак чәчәкләр» квартеты ачып җибәрде. Аннары үзе өчен гадәти булмаган рольдә — рок-вокалист буларак отоларингология бүлеге мөдире Искәндәр Бекмансуров чыгыш ясады.
Ә ирле-хатынлы Диләрия һәм Альберт Хәбибуллиннар «Яратасым килә» җырын башкардылар.

Хезмәткәрләрнең берсе хәзерге вакытта МХО зонасында булган иренә багышлап үзе иҗат иткән «Көтәм сине» җырын башкарганда, күпләр күз яшьләрен тыя алмады.

Кабул итү бүлеге хезмәткәрләре, яшь белгечләр «Әти..» патриотик- хореографик композициясен күрсәтте.

Концерт программасының ахырында Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәровның видео сәламләве күрсәтелде һәм медицина хезмәткәрләренең көндәлек батырлыгы турында җыр яңгырады.

«Астра» тернәкләндерү үзәге катнашучылар саны белән шаккаттырды, бу оешмадан сәхнәгә чыккан хезмәткәрләр саны — 55 кеше. Аларның чыгышлары Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. Төрле милләт белгечләре, бер коллективта бергәләп эшләгәндә, игелек, үзара ярдәмләшү һәм дуслык мохите булдыра, бу аларга үз билгеләнешен иң югары дәрәҗәдә башкарырга ярдәм итә. Чыгыш ясаучылар җиткерергә теләгән төп фикер әнә шундый булды.

— Иң кыены — репертуар сайлау. Чөнки һәр номер белән тамашачылар игътибарын җәлеп итәсе, жюри әгъзаларын гаҗәпләндерәсе килә. Минемчә, безнең чыгыш уңышлы булырга тиеш, чөнки бөтен коллектив белән тырышып әзерләндек, — дип билгеләде «Астра» тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Чумакова. 

Иҗат коллективлары чыгышларын теләгән һәркем 30 ноябрьдә Шәһәр мәдәният сараенда күрә алачак, бу көнне гала-концертта конкурс җиңүчеләре игълан ителергә тиеш.

Билгеләп үтик, приз фонды 2,5 миллион сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга-Арт» конкурсы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән уздырыла, оештыручы — район башкарма комитетының мәдәният идарәсе. Конкурс Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев