Алабугада «Алабуга» — «Кукмара Бабай» футбол матчы узачак
Алабугалыларны яраткан команда өчен җан атарга чакыралар.
20 август көнне 18:00 сәгатьтә Алабуганың Үзәк стадионында Татарстан Республикасы Кубогының 1/2 финалы кысаларында мавыктыргыч матч узачак. Кырда җирле «Алабуга» һәм Казанның «Кукмара Бабай» футбол клублары очраша.
Җанатарларны һәм шәһәр кунакларын командаларга ярдәм итәргә һәм уен белән ләззәтләнергә чакыралар. Стадионга керү барлык теләүчеләр өчен дә бушлай.
Үз командагыз өчен җан атарга һәм вакытны спорт дәрте атмосферасында уздырырга мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Сезне трибуналарда көтәбез!
Урын: Үзәк стадион, Алабуга
Башлана: 18:00
Керү: бушлай, 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев