Алабугада «Алабуга-Skills» юбилей конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә
Конкурста катнашу бушлай, гаризалар 2026 елның 29 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Һөнәри осталык буенча «Алабуга-Skills» V ачык республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс ярышлары 2026 елның 2 февраленнән 7 февраленә кадәр узачак.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм эшче һөнәрләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Конкурста катнашу бушлай, гаризалар 2026 елның 29 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Сорауларны һәм заявкаларны 8 (85557) 4-48-95 һәм 4-48-97 телефоннары буенча бирергә мөмкин. Оештыручылар барлык теләүчеләрне республиканың төп һөнәри мәйданчыкларының берсендә үз осталыкларын күрсәтергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев