Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабугада җәйге кичләр» VI Халыкара музыкаль open-air фестивале ачылды

Фестиваль Шишкин буаларында уза.

Кичә «Алабугада җәйге кичләр» VI Халыкара музыкаль open-air фестивале ачылды. Ул гадәти булмаган форматта уза — атаклы музыкантлар ачык һавада чыгыш ясыйлар, ә музыка тыңларга килгән һәркем үзенә ничек җайлы шулай урнашып көйләр белән ләззәтләнә ала. Фестиваль дүрт көн барачак, ул якшәмбе көнне, 18:00 сәгатьтә ябыла.

Фестивальнең рәсми өлешен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, бөтен дөньяга танылган пианист, фестивальнең идея илһамчысы Борис Березовский, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко, ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев ачты.

Фестивальнең тантаналы ачылышы кысаларында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевны районның мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләде. Ул Алабуга районының бу өлкәдә уңышлы булуын билгеләп үтте. Моңа дәлил итеп ул масштаблы мәдәни чаралар үткәрүне һәм Мәдәни үсеш үзәген ачуны китерде (республикада нибары ике шундый үзәк бар). 

Фестивальнең һәр көне өчен аерым тематика билгеләнгән. Шулай итеп, чараның беренче көне Александр Пушкинга багышланды. Сәхнәдә Россиянең атказанган артисты Борис Березовский, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Аида Гарифуллина, «Синяя птица» Бөтенроссия яшь талантлар телевизион конкурсының юбилей X сезоны җиңүчесе Лука Моромов, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары Софья Иванова, Вадим Плуталов, ТР дәүләт академия симфоник оркестры, Раф Минеев триосы, Фолк-классик бэнд «Фыняф», әтиле-кызлы Воронцовлар, концертны алып баручы — музыкаль күзәтүче һәм «Орфей» радиосында программалар авторы Йосси Тавор. 

Чара лазер тамашасы белән тәмамланды.

Бүген «Алабугада җәйге кичләр» музыка фестиваленең икенче көне узачак. Концертның темасы — «Солистлар парады» чара 18.30 да «Мәйдан» шәһәр тамаша үзәгендә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев