Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча ашлык җыю комбайннары механизаторлары арасында алдынгылар билгеле булды.

Алабуга районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов билгеләп үткәнчә, сезон гади булмаган. Май кыраулары, коры җәй һәм августта озакка сузылган яңгырлар эшне катлауландырган. Шуңа да карамастан, заманча агротехник чараларны вакытында кулланып, минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чараларын вакытында кертеп, район аграрийлары уңай нәтиҗәләргә ирешкәннәр.

Ел саен районда ашлык җыю комбайннары һәм үзйөрешле чапкычлар механизаторлары, урып-җыюда катнашучы йөк автомобильләре йөртүчеләре арасында конкурс игълан ителә.

— Атна саен ярышларга йомгак ясалып барды. Иң яхшы дип танылганнарга Алабуга районы башлыгының рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды, — дип, район башлыгы Рөстәм Нуриевның авыл хезмәтчәннәре эшенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте Александр Владимирович.

Алдынгы комбайнчыларны бүләкләү өчен 265 мең сум акча бүлеп бирелгән, 60 алдынгы хезмәткәр премия алды. Районның иң яхшы комбайнчылары дип «Аммоний Агротехнологии» АҖ хезмәткәрләре: 4128 тонна ашлык суктырган Дмитрий Болтачев, Денис Никифоров (4042 тонна), Ильвир Гатауллин (2980 тонна) танылдылар. Лидерлар бишлегенә Сергей Радзевичус (2918 тонна — «МИР») һәм Владимир Баев — (2010 тонна — Ф. Әхмәтҗанов КФХ) керде.

Сентябрь ае аграрийлар өчен иң киеренке һәм җаваплы чорларның берсе, дип ассызыклады Александр Косов. Урып-җыюны тәмамлау белән беррәттән терлек азыгы әзерләүне дә, көзге культуралар чәчүне дә дәвам итәргә, туңга сөрүне һәм орлык салуны да башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев