Алабугада җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча эш дәвам итә
Паркларда һәм җәяүле аллеяларда яңа чүп савытлары урнаштырылды.
Алар шәһәр халкының күпләп ял итү урыннарында барлыкка килде:
- «Георгий паркы»: 7 урна.
- «Чебурашка» паркында: 10 урна.
- «Көньяк парк» («Южный парк») (Әйләнеч шоссе районы): 3 урна.
- Тынычлык проспекты (Мәрҗани урамыннан Чапаев урамына кадәрге участокта): 2 урна.
Пионерлар паркында 7 чүп савыты урнаштырылды. Бу адым алабугалыларның ялын уңайлырак итүгә һәм яраткан ял итү урыннарында чисталык саклауга юнәлдерелгән.
Шәһәр җитәкчелеге Алабуга халкын һәм кунакларын савытлардан тиешенчә файдаланырга һәм шәһәребезнең тәртибе һәм матурлыгы турында бергәләп кайгыртырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев