Алабугада автоинспекторлар рейд үткәрәчәк
Рейд тонировка буенча булачак.
Алабугада ЮХИДИ хезмәткәрләре көн саен тонировка буенча рейдлар үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә.
Инспекторлар рейд барышында машинаның алгы ян тәрәзәләрен караңгылаткан транспорт белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклаячак.
Мисалга, быелның 8 аенда Алабуга районында тонировкага кагылышлы 202 хокук бозу ачыкланган.
Рейд нәтиҗәләре турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев