Алабугада «Автоледи-2021»не сайладылар
«Автоледи-2021» исемен Эльвина Ягъфәрова яулады.
Кичә Алабугада хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы конкурсы узды. Оештыручылар — ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, шәһәр автомәктәпләре.
Конкурста 5 гүзәл зат катнашты. Хатын-кызлар биремнәрне бик яхшы үтәделәр һәм үз осталыкларын күрсәттеләр.
«Автоледи-2021» исемен Эльвина Ягъфәрова яулады. Җиңүчеләргә һәм номинантларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев