Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада автостанция эшли башлаячак

Район башлыгы Instagram битендә муниципалитет автостанцияне сатып алды, дип хәбәр итә.

Берничә ел Алабуга халкы өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып автовокзал булмау проблемасы торды. 

АМР башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов сүзләренә караганда, мэр йөкләмәсе буенча муниципалитет тарафыннан Чапаев урамы 76а/2 адресы буенча урнашкан 19 утыру урыны булган автостанция бинасын сатып алу өчен бюджет акчалары бүлеп бирелгән. 

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Instagram битендә хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта автостанция хуҗасы — «Металл — С» ҖЧҖ һәм ЗИП ЕМР (АМР Җир-мөлкәт палатасы) белән сату-алу килешүе имзаланган инде. 

ТР казначылыгында килешү буенча 10 млн. сум күләмендә түләү башкарылачак. Автостанцияне карап тоту һәм даими шәһәрара рейсларны тәэмин итү өчен җаваплы зат билгеләнгән инде. Автостанцияне ачу 2022 елның гыйнварына планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев