Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
Сәүдә һәр шимбәдә 9:00 дән 15:00 гә кадәр «Мираж» сәүдә үзәге каршындагы территориядә алып барылачак.
Биредә җирле җитештерүчеләр, шулай ук Можга, Мамадыш, Нократ Аланы һәм Татарстанның башка торак пунктларыннан фермерлар продукциясен сатып алырга мөмкин. Чара җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итүгә һәм халыкны сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Алабугалылар яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм сөт продукциясе, кош-корт, балык, үсентеләр, агачтан көнкүреш әйберләре һәм башкаларны сатып ала.
Бәяләр турында сөйләсәк, бер килограмм ак майны 600 сумга, итне 500 сумнан сатып алырга була иде. Алма — уртача 100 сум. Кайбер фермерлар чөгендер, суган, кишергә «барысы да 50шәр сумнан» акциясен игълан итте. Балның бәясе төрлечә — уртача банка өчен 300 сум, кәрәзле бал (тулысынча) — 1000 сум.
Беренче көнне сатып алучыларның игътибарын аеруча ит продуктлары — казылык һәм башкалар җәлеп итте (400 сумнан). Нарат җиләген тиз арада алып бетерделәр — Анзиркада яшәүче Ринат Шакиров бу җиләкне җыярга махсус Вологда өлкәсенә барган. Кура җиләге, алма, кышка утырту өчен суганны ул үз участогында үстергән.
Дөм-Дөмнән Регина Гәрәева ярминкәдә инде өченче ел рәттән катнаша.
— Без җәй буе бакчада яшелчә үстерәбез, көзен аларны сатабыз. Миңа монда ошый, кешеләр дә яшелчәне алыпсатарлардан түгел, ә үз куллары белән үстергән кешеләрдән алырга тырыша. Ярминкәләрне август уртасыннан ук үткәрә башларга мөмкин булыр иде, дип уйлыйм.
Можга авылындагы шәхси питомник хуҗалары Алабуга ярминкәләре турында танышларыннан ишетеп белә, быел исә алар беренче тапкыр безнең шәһәргә килергә булган. Галина Гурьянова сөйләвенчә, аларда алма, груша, кура җиләге, зелпе, карлыган, крыжовник, декоратив чәчәк атучы куак үсентеләре сатып алырга була.
Нократ Аланыннан Олег Чайников — агач эшләнмәләре остаханәсе хуҗасы. Ул сыерчык оялары, йорт, кухня, мунча өчен төрле әйберләр ясый.
— Мин кулдан эшләнгән товарлар сатуда еш катнашам. Ике ел элек Май чабу бәйрәмендә катнашкан идем, ләкин авыл хуҗалыгы ярминкәсенә беренче тапкыр килүем.
Гөлфая Габдрахманова һәм аның гаиләсе ярминкәдә еш була.
— Яшелчәләр: суган, кишер, кайчакта ит алабыз. Минемчә, кешеләр өчен мондый чаралар бик әһәмиятле, чөнки монда сыйфатлы продуктларны кибеттәгегә караганда арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин.
Светлана Нуретдинова ире һәм улы белән килгән:
— Без бирегә ел саен килергә тырышабыз. Бу бик уңайлы — бал безнең үзебезнеке, ә менә яшелчә, җиләк-җимеш һәм итне ярминкәдә алабыз.
Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу алабугалылар өчен Алабугадан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән килгән җитештерүчеләрдән арзан бәядән фермер продуктлары сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев