Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бадминтон буенча ТР Кубогы финалы узды

Ярышларда республиканың 30 районыннан, төрле шәһәрләрдән 265 иң яхшы спортчылар катнашты.

«Бердәм Россия» спорт комплексында бадминтон буенча ТР Кубогының финалы булып узды.
Ярышларда республиканың 30 районыннан, төрле шәһәрләрдән 265 иң яхшы спортчылар катнашты. Алабуга данын тренер Николай Корочкин җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. 
Ярышлар ике төркемдә үтте:
— «А» төркеменә Россиянең иң көчле спортчылары керде. Биредә Россиянең спорт мастерлары һәм Россиянең Олимпия җыелма командасы әгъзасы, халыкара класслы спорт мастеры Сергей Сирант ярышты;
— «Б» төркеме ике яшь төрендә: 2007 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр; 2006 елда туганнар һәм аннан зурраклар. Ярыш йомгаклары буенча алабугалы Глеб Абдуллин ялгыз разрядта иң яхшы спортчылар (2007 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр) унлыгына керде, һәм парлы катнаш разрядта беренче сигез иң яхшы спортчы арасына эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев