Алабугада балалар өчен теннис турниры үтте
Ярышларга Мәскәү, Самара, Екатеринбург, Ижевск, Можга, Казан, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Чаллы шәһәрләреннән 40 яшь спортчы җыелды.
«Бердәм Россия» спорт комплексында ике көнлек турнир узды. Ярышларга Мәскәү, Самара, Екатеринбург, Ижевск, Можга, Казан, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Чаллы шәһәрләреннән 40 яшь спортчы җыелды.
Теннис бәйрәмендә барысы да — хисләр ташкыны, спортчыларның лаеклы көчле уены, йөзләгән җанатар ярдәме, фото һәм автограф-сессияләр, дусларча аралашу — барысы да булды. Төп бүләк дип, һичшиксез, Надежда Петрова биргән мастер-классны атарга була, аның барышында кайбер спортчылар хәтта аерым геймнарда Олимпиаданың бронза призерын җиңә дә алды.
— Без Алабуга һәм башка шәһәрләрдәге балалар өчен матур спорт бәйрәме оештыру теләге белән килдек, — диде дөньяның экс-өченче ракеткасы.— Ярышлар кыска вакыт эчендә әзерләнде, ләкин югары дәрәҗәдә үтте. Балалар канәгать, кызыклы матчлар, мавыктыргыч финаллар күп булды. Мин Алабуга районы җитәкчелегенә, тренерларга, катнашучыларга һәм, әлбәттә, иганәчеләргә бик рәхмәтле. Бу әйбәт пилот проекты, шуңа күрә без Алабуга мәйданчыгының федераль дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим ителүен телибез.
«7-8 яшьлек балалар» яшь категориясендә беренче урынны алабугалы Тимур Мусин алды. Икенче урында — Маргарита Климова.
— Миңа башка балалар белән ярышу бик ошады, — дип уртаклашты Маргарита.
«13 яшькә кадәрге малайлар» яшь категориясендә алабугалы Әмир Масанов өченче урынны алды. «9-10 яшьлек кызлар» категориясендә бронза медальгә Екатеринбургтан Диана Мусина лаек булды. Быел ул әти-әнисе һәм абыйсы белән Алабугага күчеп кайткан. Киләсе елдан алар безнең шәһәр өчен чыгыш ясаячак.
— Бу турнир минем өчен беренче генә түгел инде, ләкин һәр ярыш үзенчә катлаулы, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Диана. — Мин көндәшләремнән күп нәрсәгә өйрәндем. Һәм, әлбәттә, мастер-класс вакытында Надежда Викторовна белән уйнау онытылмаслык булды.
Призерларның әнисе Лилия Мусина сөйләвенчә, алар элек яшәгән Екатеринбургтагы йортлары янында гына балалар академиясе ачылган, шул сәбәпле аның балалары зур теннис белән кызыксына башлаганнар.
— Кызым биш елга якын спорт белән шөгыльләнә. Безнең тренер бик яхшы, һәм ул Екатеринбургтан Надежда Петрова Мәктәбенә укытырга киткәч, без уйга калдык. Ул вакытта безгә таныш булмаган Алабугага күченү карары җиңел бирелмәде, әмма без үкенмибез.
Диана һәм Тимурның тренеры Борис Самойленко билгеләп үткәнчә:
— Турнирда катнашучыларның барысының да әзерлек дәрәҗәсе начар түгел, бигрәк тә беренче ел шөгыльләнүчеләрдә. Әмма чын спорт осталыгын Россия чемпионатының ярымфинал һәм финалларыннан соң күрергә мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Теннис федерациясенең баш тренеры Дмитрий Ситников яшь спортчыларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге спорт бәйрәме белән котлады:
— Мин Алабугада булуыма бик шат, чөнки ярышларның югары дәрәҗәдә үтүе, матур уен турында күп тапкырлар ишеткәнем булды. Район башлыгы Рөстәм Нуриевка, Надежда Петровага һәм аларның командасына төбәктә спортны үстерү өчен башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Алга таба да уңышлар телим!
Турнирда катнашучылар һәм җиңүчеләр яңа ел бүләкләре: спорт экипировкасы һәм сертификатлар, фирма рюкзаклары, аксессуарлар һәм тәм-томнар алды. Надежда Петрова шулай ук программада аеруча актив катнашкан 40нчы «Йолдызлык» балалар бакчасына Татарстан Республикасы спорт министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Бүләкне бакча мөдире Элла Алина кабул итеп алды.
Алабуга районы башлыгы чемпионнарны бүләкләде, турнир нәтиҗәләрен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу вакыйга спорт җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, ә бөтен район өчен дә мөһим һәм шатлыклы вакыйга, мондый нәтиҗә — уртак хезмәт җимеше.
Рөстәм Нуриев катнашучыларны һәм оештыручыларны уңышлары белән котлады, Надежда Викторовнага, тренерларга һәм судьяларга, шулай ук «Махеев» хәйрия фондына, «Соллерс Алабуга» предприятиесенә, «Алабуга» мухсус икътисади зонасы җитәкчелегенә Алабугада спорт үсешенә даими ярдәмнәре һәм өлешләре өчен рәхмәт белдерде. АМР башлыгы сүзләренчә, киләсе елда Алабугада тагын ике яңа теннис мәйданчыгы барлыкка киләчәк, ә Дөм-Дөм авылында балалар лагере оештыру күздә тотыла. Ул тренировкалар өчен база буларак файдаланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев