Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балалар сырхауханәсе төзекләнә

Эшләр сентябрь ахырына бетәргә тиеш.

Балалар поликлиникасы бөтенләй үзгәрде. Аның Нефтьчеләр проспекты ягыннан да, ал һәм ян кырларының да тышын төзекләндергәннәр инде. 
Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров әйтүенчә, бинаның стационар ягыннан бер өлешен генә ремонтлыйсы калган һәм яңгыр суы каналларын, кондиционерларны тәртипкә китерәсе. Эш күләме 65 процентка үтәлгән. Ремонт эшләре «Татнефть» гранты хисабына бара. Аның бәясе — 25 миллион сум. Әйтергә кирәк, соңгы тапкыр бинаны 2018 елда төзекләндергәннәр иде. 

Шул ук вакытта «Стационарларны капиталь төзекләндерү» программасы буенча да эшлиләр. Бу максатка республика казнасыннан 37 миллион сум акча бүленгән. АҮРХнең баш табибы сүзләренә караганда, стационар бинасының түбәсен төзекләндерү 75 процентка үтәлгән.

— Бар эшләр дә сентябрь ахырына бетәргә тиеш. Һава шартлары бозылса, 1-2 атнага соңга калынырга мөмкин. Моннан тыш, «Стационарларны капиталь төзекләндерү» программасы буенча киләсе елларда йогышлы авырулар бүлеге, бала тудыру һәм терапия бүлекләрен төзекләндерү планлаштырыла. Смета төзелгән. Чимал кыйммәтләнмәсә, йогышлы авырулар бүлеген төзекләндерү — 46 миллион сумга; бала тудыру һәм терапия бүлекләренеке һәрберсе якынча 250 миллион сумга төшәчәк. Боларга барлык коммуникацияләрне, җылыту һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру, фасадны ремонтлау керә, — дип өстәде Рамил Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев