Алабугада Балаларны яклау көне «Пионер» паркында узачак
Бәйрәм 11дә башлана.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Алабугада бәйрәм чаралары «Пионер» паркында узачак.
11:00 дә «День защиты шагает по планете» күңел ачу программасы башлана, анда яшь кунакларны күңелле җырлар, дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар, зур курчаклар һәм бик күп сюрпризлар көтә.
Ә 12:30 да шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларыннан торган «Балачак — ул мин һәм син» бәйрәм концерты башлана.
Шулай ук бәйрәмдә «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарының махсус мәйданчыгы эшләячәк. Анда балаларга төрле-төсле аквагрим ясата һәм кызыклы китаплар сатып ала аласыз.
Керү ирекле.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев