Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балаларны яклау көне узды

Быел бәйрәм Пионерлар паркында оештырылды.

Бүген күптән көтелгән җәйнең һәм каникулларның беренче көнендә массакүләм бәйрәм — Балаларны яклау көне узды. Быел ул Пионерлар паркында оештырылган иде. 

Масштаблы вакыйга АМР башлыгы Рөстәм Нуриевның рәсми котлавы белән башланып китте. Ул һәркемне искиткеч бәйрәм белән котлады. Алга таба «Күңелле стартлар» муниципаль конкурсында җиңүче оешмалар башлык кулыннан миллион ярым сумлык сертификатлар алды.

Башлык сүзләренчә, балаларны массакүләм спорт төрләренә җәлеп итү — барысына да файдага гына. Исегезгә төшерәбез, АМР башлыгының бу гранты 2022 елда гамәлгә куелды. 

‒ «Күңелле стартлар» муниципаль команда-спорт уенының А төркемендә иң яхшы нәтиҗә өчен Поспелово мәктәбе командасы 1,5 млн сумлык сертификат белән бүләкләнә. В группасында — Университет мәктәбе командасы. С төркемендә — инженер-технологик лицей командасы. Д төркемендә — медицина көллияте һәм Суворов училищесы командалары, — дип игълан итте чараны алып баручы. 

Ә адреслы ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында портфельләр алды. Бәйрәмдә барлыгы 11 портфель һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

Сәхнә янында сәгать икегә кадәр бәйрәм концерты барды. Анда бөтен Алабуга районыннан бик күп талантлы балалар һәм төрле коллективлар катнашты. 

Бәйрәмдә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Пионерлар паркында уен пятачоклары, мастер-класслар, аквагрим, сабын куыклары шоуы, эшмәкәрлек фабрикасы һәм башкалар оештырылды.

Бәйрәм вакытында «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе хезмәткәрләре балаларны матур аквагрим белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев