Алабугада балаларны яклау көнендә зур бәйрәм оештырылачак
Оештыручылар бай программа вәгъдә итә.
Бүген Алабугада балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр. Чаралар дүрт мәйданчыкта узачак: «Чебурашка» паркы, «Гуляй» паркы, 4 микрорайоннның «Йорт янындагы бакча» скверы һәм Меңьеллык мәйданы.
Төп чаралар «Чебурашка» паркында узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
«Урам пазллары булдырачакбыз, җиләк-җимештә музыка уйныйбыз, сәхнәдә чыгыш ясыйбыз, өстәл һәм спорт уеннары уйныйбыз, мастер-классларда агачтан һәм картоннан эшләнмәләр ясыйбыз, актерлык осталыгына өйрәнәбез, яшүсмерләр клубларыннан челленджда катнашачакбыз һәм бүләкләр җыярга өйрәнәчәкбез», — диләр оештыручылар.
Шулай ук әниләр өчен дә чаралар оештырылачак: йога, лекцияләр, балалар әйберләре белән алмашу.
9.00 сәгатьтә бәйрәм программасы 4 микрорайонның «Йорт янындагы бакча» скверында узачак. Биредә кунакларны концерт, мастер-класслар, лазер тиры, модалы макияж һәм башка бик күп нәрсәләр көтә.
9.30 сәгатьтә яшь алабугалыларны Меңьеллык мәйданында көтәләр. Программада күңелле аниматорлар, мастер-класслар, «Краски неба» һава еланнары фестивале, концерт, уен мәйданчыклары булачак.
9.30 сәгатьтә чаралар «Гуляй» паркында да узачак. Биредә спорт ярышлары, пляж волейболы, ГТОның ачык мәйданчыгы узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев