Алабугада балаларны мәктәптә ашату мәсьәләсенә кагылышлы "кайнар элемтә"
4 декабрьдә 18.00дә "ЕСН" телеканалында Алабуга районы мәгариф учреждениеләрендә укучыларны ашату һәм балигъ булмаган яшүсмерләрнең хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган турыдан-туры элемтә була.
Сорауларга Алабуга шәһәр прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов җавап бирә.
Шәһәр һәм район халкы кызыксындырган сорауларын туры эфирда бирә алачак. Элемтә өчен телефон: 3-31-78.
Р.А. Кутлубаев, 3-11-65
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев