Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына әзерлек кысаларында акция игълан ителә

Акция барышында алабугалылар бер көнлек эш хакын Җиңү фондына тапшыра ала.

Алабуга районы Җәмәгать советы «Алабуга ветераннарына — халыктан игътибар һәм кайгырту» дип аталган иҗтимагый мөһим чара үткәрелүен игълан итә. 

Акция Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына хәзерлек һәм аны уздыруга юнәлтелгән. 

Күп еллар 9 май бәйрәме иң дулкынландыргыч бәйрәм булып кала бирә. Җиңү көнендә безнең һәркайсыбыз үз тарихы белән горурлану хисләре кичерә. Бу горурлык күңелләрдә алга таба да теләсә кайсы афәт безгә киртә була алмас дигән ышанычны ныгыта.

— Озакламый совет халкының фашистлар Германиясен җиңүенә 77 ел тулачак. Без дошман белән көрәшеп батырларча һәлак булганнарның якты истәлеген саклыйбыз, тылда фидакарь хезмәт күрсәткәннәргә ихтирамлыбыз, исән калган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт белән карыйбыз. Ветераннарыбызга бирә алган иң кадерле нәрсә — безнең игътибарыбыз, җылы кайгыртуыбыз. Чарада актив булырга, бер көнлек эш хакы белән ирекле хәйриядә катнашып булышырга чакырабыз, — ди Җәмәгать советы рәисе Айрат Кавиев.

Фонд чаралары ветераннарга ярдәмгә һәм Җиңү көненә багышланган чараларны оештыруга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев