Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер атна эчендә коры үлән януның алты очрагы теркәлгән

Аларның берсендә ут хәтта парковкаланган машинага да күчә.

17 апрельдән республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

Янгынга каршы махсус режим чорында учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тулысынча тыела. Моннан тыш, режим гамәлдә булган шартларда ачык һавада азык әзерләргә һәм билгеле бер территорияләрдә 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый. 

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге инспекторы Айрат Хәбибуллин сүзләренчә, бу чорда янгыннарның тагын бер сәбәбе — үлән яндыру. 

Шулай, 10 апрельдән 16 апрельгә кадәр бер атна эчендә генә коры үлән януның алты очрагы теркәлгән. Аларның берсендә ут хәтта парковкаланган машинага да күчә. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе — ут белән саксыз эш итү. Бу гамәлләренең нинди нәтиҗәгә китерүен аңлап бетермәүче үсмерләр, еш кына, кызык өчен коры үләнгә ут төртә. 

− Көчле җил булганда ут бик тиз тарала, яну мәйданы да, куркыныч та арта. Урман, бакча җәмгыятьләре, торак пунктлар территориясенә якын урыннарда коры үлән януы аеруча куркыныч, − ди инспектор. 
Янгын куркынычы чорында Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре даими патрульдә булачак.

Янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозган өчен штрафлар
— гражданнарга — 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, 
— вазифаи затларга — 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, 
— юридик затларга — 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев