Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Тимряковны 100 яше белән котладылар

7 октябрьдә алабугалы Кирилл Степанович Тимряков үзенең йөз яшен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев килде.

Күтәренке күңелле, тормышны яратучы — Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Тимряковны күргәч, күңелгә шундый сүзләр килә. Аңа 100 яшь тулганлыгына ышануы да кыен. Юбиляр хөрмәтенә аның йорты каршында кечкенә концерт оештырылды.

Рөстәм Нуриев Кирилл Степановичны шәһәр халкы, шәһәр һәм район депутатлар Советы исеменнән котлады. Якташы белән горурлануын билгеләп үтте, ныклы сәламәтлек һәм озак елларга илһам теләде. Шулай ук башлык Кирилл Степановичның гаиләсенә ветеранга җылы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Кирилл Тимряковны хөрмәтләү тантанасында шулай ук "Беренчеләр хәрәкәте"е активистлары, "Яшь Гвардия«нең Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Роман Епанешников катнашты.

Кирилл Тимряков Буа районы Ырынга авылында туа. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында агрономия факультетын тәмамлый. 15 яшеннән җирле колхозда эшли, колхоз умарталыгында, урып-җыюда булыша. Ашлыкны арбаларда Тәтеш пристаненә ташыйлар, баржаларга бушаталар.

Геннадий Баганов АМР Ветераннар советы Президиумы исеменнән юбилярны котлады һәм Кирилл Степановичның барысы өчен дә, ветераннар өчен дә, яшьләр өчен дә үрнәк булуын билгеләп үтте.

— Сез Ватаныбызны саклап калдыгыз, — диде Геннадий Петрович, — һәм тыныч хезмәттә дә үрнәк булдыгыз. Без сезнең белән горурланабыз!
Кирилл Тимряков 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен» медале, Жуков медале белән бүләкләнгән, ә кителен исәпсез-хисапсыз юбилей медальләре бизи.

16 яшендә хәрби комиссариат тарафыннан Кайрево авылына укырга җибәрелә. 1943 елда хәрби хезмәткә алына, Горький өлкәсенең Богородск шәһәренә җибәрелә. Анда аны фронтка озатырга әзерлиләр. Телефонист һөнәрен үзләштергәннән соң, 1944 елның июнендә Ленинградка озатыла. Алга таба — Финляндия, Выборг порты, Карелия фронты, Балтыйк буе, Курлянд ярымутравы.

Җиңү көнен Либава шәһәрендә каршылый. 1950 елга кадәр Төньяк флот корабларында матрос — писарьдан алып беренче статья старшинасына кадәр хезмәт итүен дәвам итә.

Алабуга хәрби диңгезчеләр берлеге рәисе Павел Пузырев котлауларга кушылды һәм Союз исеменнән Кирилл Степановичка рәхмәт сүзләре җиткерде, бәхет һәм иминлек теләп, баш иде.

Туган авылына кайтып, лаеклы ялга чыкканчы, Кирилл Степанович гаять зур иҗтимагый эш башкара, Бөек Ватан сугышы ветераннары советы рәисе, халык контролеры, депутат була. Тимряковлар өч бала үстереп, бриллиант туйга кадәр җитеп, бәхетле тормыш алып баралар.

Кирилл Тимряков җавап сүзендә Рөстәм Нуриевка һәм Алабуга районы иҗтимагый оешмаларына игътибарлары һәм котлаулары өчен рәхмәт белдерде.

— Мин бер гасыр гүзәл илдә яшим, — диде Кирилл Степанович, — данлыклы Алабуга шәһәрендә! Биредә киң күңелле, игелекле һәм кайгыртучан кешеләр яши. Барыгызга да котлауларыгыз өчен рәхмәт!

Хөрмәтле Кирилл Степанович!

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе барлык котлауларга һәм теләкләргә кушыла. Йөз яшьлек юбилейны бәйрәм итү — һәр кеше тормышында үзенчәлекле һәм әһәмиятле вакыйга. Бер гасырга тиң гомер бай тәҗрибәне, зирәклекне һәм гаять күп истәлекләрне дә символлаштыра.

Йөз яшькә кадәр яшәп, күңел яктысын һәм тормышка кызыксынуны саклап калу — бик сирәк очрый торган күренеш, Сез — безнең өчен үрнәк. Физик көч һәм рухи күтәренкелекнең беркайчан да кимемәвен телибез. Сезнең йортыгызга иминлек һәм бары тик яхшы хәбәрләр генә телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев