Алабугада беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ике тонна яшелчә сатылган
Сәүдә «Мираж» сәүдә үзәге янында үтә.
Узган шимбәдә Алабугада беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Район башкарма комитетының сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү секторында хәбәр итүләренчә, шимбә көнне беренче ярминкәдә 20гә якын фермер үз продукциясен тәкъдим иткән. Алар арасында авыл кешеләре дә бар. Ярминкә кунаклары сөт, эремчек, яшелчә, йомырка, балык, ит, казылык, шулай ук себерке сатып ала алды.
Ярминкә йомгаклары буенча 2 тонна яшелчә, 1 тонна сөт продукциясе, 1 тонна ит сатылган.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр атнаның шимбәсендә 27 апрельгә кадәр узачак. Сатып алучыларны «Мираж» сәүдә үзәге янында 9дан 15 сәгатькә кадәр көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев