Алабугада беренче тапкыр шашка белән чабу буенча ярышлар үтте
Шашка белән ирләр генә эш итә белә, дип кем әйтте? “Казарла” шашка белән чабу буенча I Бөтенроссия ачык ярышларында 20 хатын-кыз киресен исбатлады.
Бу ярыш узган ялларда гөрләп узган Спас ярминкәсе кысаларында оештырылды. Мавыктыргыч чара безнең шәһәрдә беренче мәртәбә уза.
Белешмә өчен: казарла — ул этник казакларның уртак атамасы һәм хәзерге заман казак спорт төре, ул үз эченә түбәндәге күнегүләрне алган: бауга эленгән мишеньне кисү (мишень булып су тутырылган пластик шешәләр хезмәт итә), тамгалар буенча йөзем ботагын, бүрек астындагы йөзем ботагын кисү, аркан кисү.
Ярышларда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ярославль, Саратов, Киров, Уфа, Удмуртия һәм Татарстан кызлары катнашты. Чараны Алабугага Кырымнан килгән оста чаң кагучы, «Праздничный звон» проекты авторы Вадим Мартовой үзенең чыгышы белән ачып җибәрде. Җыелган кунакларны һәм ярышта катнашучыларны «Казарла» шашка белән чабу Федерациясенең хатын-кызлар клубы башлыгы Марина Шадрина сәламләде.
Сүз уңаеннан, кызларның осталык дәрәҗәсе билбауларында эленеп торган күн темляк төсе белән билгеләнә (элмәк рәвешендәге темляк кул чугына киелә һәм коралны югалтмаска мөмкинлек бирә). Катнашучы хатын-кызларның темляклары өч төстә: ак, сары һәм кызыл. Һәр квалификация имтиханын биргәннән соң темлякның төсе үзгәрә.
Мәскәүдән Ксения Кононенко ире белән Алабугага мотоциклда килгән. Ул шашка белән нибары 4 кенә ай шөгыльләнә, ә менә мотоциклда инде 5 ел йөри, шуңа күрә узган вакыйга аның өчен икеләтә казаныш булган.
— 5 ел мотоциклда йөрү дәверендә бу минем беренче тапкыр шундый ерак араны узуым һәм беренче тапкыр шушындый ачык ярышта катнашуым. Бездә ябык ярышлар узганы бар, алар кызларның ир-атлар белән бер дәрәҗәдә шашка белән эш итүләрен исбатлады. Элек хатын-кызларга шашка белән чабарга рөхсәт итмәгәннәр, ләкин тарихи исбатланган фактлар буенча, хатын-кызлар, үз станицаларын саклап, кулларына кылыч алганнар, ирләр белән бертигез сугышканнар. Спорт төре буларак, ул миңа умыртка баганасы җәрәхәтен җиңәргә ярдәм итте. Өч ай дәвамында мин хастаханәләр һәм табиблар турында бөтенләй оныттым. Без атнага өч тапкыр, икешәр сәгать шөгыльләнәбез, — дип уртаклашты Ксения.
Шашка белән эш итүнең ике төре бар: фланкировка һәм чабу. Фланкировка турында тулырак Уфа шәһәреннән килгән Елена Усанова сөйләде. Ул бу спорт төре буенча тренер.
— Фланкировка — ул шашкалар белән бию. Фланкировщиклар арасында да ярышлар уза. Бу да спорт, әмма сәнгатькә якынрак. Безнең очракта корал үткенләнмәгән.
Кызыклы факт: һәр төбәкнең бишмәте билгеле бер төстә булырга тиеш. Коралга килгәндә, аны заказга ясыйлар. Бер шашканың бәясе — 20 мең сумнан башлана.
Катнашучылар арасында алабугалы Эльвира Зарифуллина да бар иде. Ул өч осталыкны — җәядән ату, атта йөрү һәм кылычны үзләштерергә хыялланган булуын әйтте.
— Мин уктан ату буенча спорт мастерына кандидат, ат спорты буенча разрядым бар, күргәнегезчә, кылыч белән дә эш итәргә өйрәндем. Безнең Алабугада илдә иң яхшы тренер — Марина Шадрина яши, аның белән уңышларга ирешмичә мөмкин түгел. Шашка үзенең энергияле булуы белән үзенә тарта, бу искиткеч спорт төре. Сезгә сер итеп әйтәм, чабу өчен көч кирәкми, баш һәм техника кирәк, үз тәнең белән эш итә белү мөһим, — дип уртаклашты Алабуга кызы.
Карап торышка бу зифа буйлы кызлар, кулларын җиңелчә генә хәрәкәтләндереп, арканнарны чабалар һәм сулы шешәләрне бик күп кисәкләргә чапкалыйлар. Бөтен күнегүләр артыннан гадел хөкемдарлар күзәтте. Ярышларның хөкемдары Дмитрий Вельможин, бу ярыш алар өчен шактый көтелгән чара, шуңа күрә яңгыр да, эссе кояш та катнашучыларның кәефен боза алмады, дип уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев