Алабугада берничә урам киселешендә светофорлар яңартылачак
Искергән светофорларны алыштыру һәм яңаларын урнаштыру — бу юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсе.
Быел шәһәрдә юлларны, тротуарларны һәм коммуналь челтәрләрне масштаблы ремонтлау дәвам итәчәк. Искергән светофорларны алыштыру һәм яңаларын урнаштыру — бу юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсе.
Шәһәрнең юл инфраструктурасын модернизацияләү программасы кысаларында хәрәкәт аеруча җанлы булган ике урам киселешендә светофорларны алыштырачаклар: Төзүчеләр — Яшьләр (элеккеге автовокзал каршында) һәм Горький — Тугаров урамнары. Тагын бер светофорны Мәскәү — Татарстанның 10 еллыгы урамнары чатында куялар. Анда моңа кадәр светофор бөтенләй булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев