Алабугада боҗралы чишелеш белән бәйле проблемалар турында фикер алыштылар
Ноябрь башында шәһәргә керү юлында ике яңа боҗралы юл чишелеше ачылган иде, әмма машина йөртүчеләр бу урында җитди кыенлыклар белән очрашты.
Уйланылганча, бер боҗра — Чаллы шоссесы һәм Тугаров урамы киселешен, икенчесе — Алабугадан Чаллыга һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы юллары киселешен бушатырга тиеш иде. Бу участокларда иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә даими рәвештә бөкеләр барлыкка килә, аварияләр дә еш була иде. Моннан тыш, Алабугага керү юлының юл өлеше киңәйтелгән — хәзер анда юл дүрт полосалы.
Әмма, яңа боҗра чишелешләре дә, юлны киңәйтү дә иртәнге-кичке бөкеләр проблемасын тулысынча бетерә алмады.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев килеп туган вәзгыятькә аңлатма кертеп, ике чишелешнең дә төзелеш нормалары һәм кагыйдәләренә (СНиП) туры китереп төзелүен билгеләп үтте. Махсус икътисади зона янында даими бөкеләр проблемасы боҗралы чишелеш белән түгел, ә юлларда машиналарның күплеге белән бәйле. Бүгенге көндә махсус зонада 17-19 мең хезмәткәр эшли, бу узган ел белән чагыштырганда ким дигәндә дүрт мең кешегә күбрәк. Шул рәвешле, көн саен МИЗ ягына биш-алты мең машина бара, ә боҗралы чишелеш азрак хәрәкәт өчен исәпләнеп төзелгән.
Шуңа күрә, башлык сүзләренчә, бу проблеманы чишү өчен, җиңел һәм йөк автомобильләре агымын аеручы икенче КПП кертергә туры киләчәк. Моннан тыш, «Алабуга» территориясенә пропусклар алу системасы да катгыйланачак. Бу шәхси транспорт хуҗалары эш урынына үз машиналарында түгел, ә вахтада барсын өчен эшләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев