Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең йөз еллыгын билгеләп үттеләр

Узган атнада Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Хезмәт Кызыл Байрагы орденына 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Чара җәмгыять гимнын башкарудан башланды.

Залда утыручыларны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле бүлеге рәисе Мөнип Гасыймов сәламләде. Мөнип Исмәгыйль улы инде күп еллар оешманың җитәкчесе булып тора, вакытын һәм көчен кызганмый, үз вазифаларын намус белән башкара.

— Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлекчәсе — Россиядә иң өлкән бүлекчәләрнең берсе. 2028 елның 22 июнендә без — Алабуга бүлекчәсе — 100 еллыгыбызны билгеләп үтәчәкбез. Безнең җәмгыять күрү сәләте буенча инвалидларны ачыклау белән шөгыльләнә, аларны үз сафларына кабул итә, мөмкин булганча эшкә урнаштыра, тернәкләндерү үзәкләренә җибәрә, йөрергә, язарга, компьютерны үзләштерергә өйрәтә. Безнең инвалидлар шулай ук спорт белән шөгыльләнәләр, республика һәм Россия ярышларында катнашалар. Безнең үзешчән сәнгать осталарының сәләтләрен бүген үз күзләрегез белән күрә алырсыз. Тамара Дунай җитәкчелегендәге «Аккорд» хоры һәм «Шаян кызлар» ансамбленнән башка бер генә чара да үтми. Бер ел элек Зөбәрҗәт Садыйкова җитәкчелегендә үзебезнең бию коллективыбыз барлыкка килде. Безнең атаклы кашыкчылар барлык концертларда да катнаша. Яшибез, эшлибез, ял да итә, күңел ача да беләбез, — дип сөйләде Мөнип Гасыймов.

Бәйрәм белән барлык катнашучыларны «Алабуга УкупрПласт» предприятиесе генераль директоры Александр Величко котлады.

— Кешеләргә социумның бер өлеше булып калырга, үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итүче җәмгыятьнең бер гасырлык тарихы бар. Мин бу предприятиегә килгәч, монда эшләнгән һәр әйбернең, якындагы урамнарның күрү буенча инвалидлар кулы белән (шул исәптән) төзелгәнлегенә гаҗәпләндем. Безнең предприятие күз белән түгел, йөрәк белән күреп яшәргә өйрәнгән кешеләргә җәмгыятьтә булырга, бу матур чараларда катнашырга, безне үз иҗатлары белән сөендерергә мөмкинлек бирә торган базага әверелде. Мин моңа шат. Карагыз, монда ничә түгәрәк һәм секция эшли! Теләге булган һәркемне чакырабыз, безнең спорт бүлмәләре бик яхшы җиһазландырылган. Без һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, ә башкача мөмкин дә түгел, безнең хезмәткәрләрнең яртысыннан артыгында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бит. Бик зур рәхмәт сезгә! Сез шулкадәр күп эшлисез һәм сезнең казанышларыгыз бәяләп бетергесез, − дип билгеләп үтте Александр Величко.

Үз чиратында, Мөнип Гасыймов аңа җирле бүлеккә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шул исәптән бу бәйрәм дә Александр Величко җитәкчелегендәге «Алабуга УкупрПласт» предприятиесе ярдәмендә оештырылды.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең бөтен тарихы Ватан тарихы белән, ә оешманың үсеше шәһәр тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә мәртәбәле кунаклар арасында башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Илфак Хәбибуллин да бар иде. Ул җәмгыять әгъзаларын Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән котлады һәм шәһәрдә эш урыннары гына биреп калмыйча, кешеләргә җәмгыятьтә лаеклы урын алырга, үз көчләренә ышанычны ныгытырга ярдәм итүче «Алабуга УкупрПласт» предприятиесенең мөһимлеген ассызыклады.

Шулай ук Илфак Хәбибуллин ассызыклаганча, Алабугада сәламәтлек мөмкинлеге чикле булган кешеләр өчен күп нәрсә эшләнә: пандуслар, тавыш сигналы булган светофорлар, тактиль плитка куела, чаралар һәм очрашулар үткәрелә. Хакимият исеменнән ул һәркемгә барлык башлангычларында уңышлар теләде.

Котлаулар белән шулай ук «Кастамону интегрейтед Вуд индастри» җәмгыятенең корпоратив коммуникацияләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча әйдәп баручы белгече Чулпан Хәбибуллина, АМР социаль фонды башлыгы Елена Глинская һәм «Новая Кама» белән «Алабуга нуры» газеталары баш мөхәррире Сабина Качаева чыгыш ясады. Мөнип Гасыймов кунакларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, һәркемнең сукырлар җәмгыятенә ярдәм итүгә керткән өлешен билгеләп үтте.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте оешуга 100 ел» юбилей медале белән бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев