Алабугада бозлавыкка каршы махсус техника ярдәмендә көрәшәләр
Махсус техника кулланып, юлларга ком-тоз катнашмасы сибелә.
Алабугада бозлавыкка каршы эш дәвам итә. Махсус техника ярдәмендә җәяүлеләр зоналарында, тротуарларда, юлларда, урамнарда, автостоянкаларда, шулай ук баскычларда һәм пандусларда ком-тоз катнашмасы сибелә.
Әлеге чараларны куллану бозлавык барлыкка килүне булдырмауга һәм җәяүлеләрнең дә, автомобильчеләрнең дә хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Белгечләр шәһәр халкын бозлавык шартларында саклык чаралары күрергә өнди.
Машина йөртүчеләргә һава шартлары начар булганда ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итәләр.
Шәһәр хезмәтләре вәзгыятьне контрольдә тота һәм кирәк булганда Алабуга территориясендә иминлекне тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев