Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Братский тыл» хәйрия марафоны узды

Хәйрия чарасы МХО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән үткәрелде.

Оештыручылар тарафыннан кунаклар өчен бай программа: дзюдочылар һәм яшь десантчылар чыгышлары, осталык дәресләре, Алабуга һәм Чаллы иҗат коллективларының чыгышлары әзерләнгән иде.

— Бүген безнең бурыч — барлык битараф булмаган кешеләрне берләштереп, көчле «Туганлык тылы» булдыру һәм көрәшчеләребезгә ярдәм итүгә бар көчләрен биреп эшләүче кешеләр белән таныштыру. Тәүлек буе плитә янында торып, МХО урынына озату өчен шулпалар әзерли, маскировка челтәрләре үрә, кием тегә яки бәйли, гуманитар йөк белән госпитальләргә һәм алгы сызыкка бара торган кешеләрне күреп белүләрен телибез, — ди марафонны оештыручыларның берсе, «Төнге бүреләр» («Ночные волки») мотоклубының Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Денис Баурин.

Мондый чараны Алабугада уздыру башлангычында «Төнге бүреләр» мотоклубының җирле бүлеге һәм «Җиңүгә бергә» («Вместе к Победе» ) иҗтимагый патриотик хәрәкәте тора. Идея шәһәрнең барлык волонтерлык оешмалары тарафыннан бертавыштан хуплана, оешмага район администрациясе тарафыннан да ярдәм күрсәтелә. «Төнге бүреләр» мотоклубының Казан, Ульяновск, Уфа шәһәрләрендәге бүлекләре вәкилләре, чараны әзерләүдә ярдәм итүдән тыш, үзләре белән хәрби бурычларны үтәүче якташларына җибәрер өчен азык-төлек һәм әйберләр алып килде.

Марафон кунакларына маскировка челтәрләре үреп карарга, окоп шәмнәре ясарга, Бөек Ватан сугышы инсталляциясе һәм мотоклуб тәкъдим иткән бруталь мотоцикллар янында фотога төшәргә, автоматны сүтеп-җыюда үз көчләрен сынап карарга, противогаз кулланырга өйрәнергә яки үләннәрдән файдалы чәй ясарга мөмкинлек бирелде.

Шунда ук теләгән һәркем хәзерге вакытта хезмәттә булган хәрби хезмәткәрләргә хатлар язып, аларга рәхмәт сүзләрен һәм җылы теләкләрен җиткерә алды. 

Хәйрия ярминкәсендә кунакларның сувенир продукциясе һәм кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре сатып алу мөмкинлеге булды.
Билетлар һәм ярминкә товарлары сатудан җыелган барлык акчалар мобилизацияләнгәннәргә беренче кирәкле товарлар сатып алу өчен ярдәмгә юнәлтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев