Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бу көздә 900дән артык агач утыртылачак

Иң күп агачны Царицыно микрорайонында һәм ипподром янында утырту планлаштырыла.

Бу көздә шәһәрдә 949 агач үсентесе утырту планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә. 

Урамнарны юкә, миләш, нарат, алмагач һәм тирәк агачлары бизәп торачак. Нефтьчеләр проспектында 20 юкә, Тынычлык проспектында һәм хирург Нечаев урамында 95 миләш, Мәрҗани урамында (Мираж сәүдә үзәге янында) 120 алмагач утырту планлаштырыла. Бакый Урманче, Төзүчеләр, Гыйззәт урамнарында һәм Тынычлык проспектында 140 нарат үсәчәк.

Иң күп агач Царицыно микрорайонында һәм ипподром янында утыртылачак. Бу урыннаны язын 610 тирәк бизәп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев