Алабугада булачак шәһәр пляжы территориясендә комны юып чыгару буенча эшләр яңадан башланды
Исегезгә төшерәбез, бу эшкә уылдык чәчү вакыты аркасында керешергә ярамый иде.
Подрядчы компаниянең эш җитәкчесе Станислав Максимов билгеләп үткәнчә, биредә эшләр якынча 60 процентка башкарылган. Эшне тәмамлау өчен бер айга якын вакыт кирәк булачак.
— Бу вакытка без пляж зонасының икенче ягында комны юып чыгару буенча эшләр башкарачакбыз, шул чакта без су коену өчен зонаны ача алачакбыз, − ди Станислав Максимов.
Пляж линиясенең якынча озынлыгы 230 метр булачак. Ул киң өлештән башланачак, монда иң сөзәк яр буе. Алга таба ул тараеп, су тирәнлеге арта барачак.
Хәзерге вакытта пляж куллану өчен ябык, төзүчеләр алабугалыларны әлегә су коенудан тыелуларын сорыйлар. Бу алабугалыларның иминлеге өчен эшләнелә.
Элек без бу урында су үрнәкләренең алынганлыгы, нәтиҗәләр нормаларга туры килгән очракта пляжның ачылачагы турында язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев