Алабугада «Буран» планы кертелде: шәһәр кар җыюның көчәйтелгән режимына күчте
Коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән эш режимында эшли.
30 гыйнварда Алабуга муниципаль районы территориясендә кар яву һәм катлаулы һава шартлары сәбәпле рәсми рәвештә «Буран» планы гамәлгә кертелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, бу барлык коммуналь хезмәтләрнең көчәйтелгән эш режимына күчүен аңлата.
— «Буран» планы нигезендә без муниципалитет техникасын гына түгел, Постановлениега кертелгән предприятиеләрне дә җәлеп итә алабыз, — дип аңлатты ул.
Эльмира Әхмәдиева сүзләренчә, хәзер төп бурыч — шәһәрне кардан чистарту.
«Хәзер без бөтен көчебез белән шәһәрне чистартабыз. Әгәр шәһәрнең өске өлешендә урамнар киңлеге карны читкә этәрергә мөмкинлек бирсә, аскы өлешендә урамнар тар, һәм монда шулай ук читкә чыгаруны оештырырга кирәк. Шуңа күрә тиешле техника таләп ителә», — дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе.
Ул шулай ук эшкә кушылучыларның барысына да рәхмәт белдерде: «Шәһәрне җыештыру инициативасын предприятие хезмәткәрләре дә хуплавы сөендерә, алар арасында, мәсәлән, «Барс» яшьләр үзәге, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең үз йорт яны территорияләрен чистартуга чыгулары мисаллары бар. Без барыбыз бергә стихия белән көрәшәбез».
Синоптиклар фаразлавынча, кар өч көнгә якын дәвам итәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә укучыларны авыл мәктәпләренә алып килүне вакытлыча туктату турында карар кабул ителде.
«Без балалар юлда калып, туңып утырмасын өчен шундый карар кабул иттек. Авылларында мәктәп булган балалар гына укырга йөриләр. Калганнары дистанцион укуга күчте», — диде Эльмира Әхмәдиева.
Соңгы көннәрдә кар бик күп яуды. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин конкрет мәгълүматлар китерде:
«Соңгы өч көндә инде 48 мм кар яуды, бу гыйнвар өчен аномаль булып тора. Ишегалларында хәлләр катлаулы, без көн саен 8-10 берәмлек техника җәлеп итәбез. Эш ял көннәрендә дә алып барылачак, дворниклар дә урыннарда».
Андрей Томилин машина хуҗаларына карны җыештыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте:
«Көндез мөмкин булганча ишегалларында транспорт чараларын куймаска, машиналарын кичен генә куюларын сорыйбыз. Бу безгә кар җыю эшләрен сыйфатлырак һәм тизрәк башкарырга мөмкинлек бирәчәк».
Көчле кар яву тәмамланганнан соң, якынча 4 февральдән шәһәрдә йорт яны территорияләрен комплекслы җыештыру башланачак. «Ул машина йөрү урыннарын да, машина кую урыннарын да асфальтка кадәр тулысынча чистартуны үз эченә ала. Ишегалларын җыештыру графигы гадәттәгечә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм йорт чатларында төзеләчәк һәм бастырылачак», — дип аңлатты җитәкче урынбасары.
Җитәкче сүзләренчә, ТСЖлардагы 44 йорт мөстәкыйль рәвештә техника яллый һәм үз территорияләрен җыештыруны оештырган.
Шәһәр хакимияте халыкны бу хәлләргә аңлап карарга һәм сабыр булырга, шулай ук мөмкин булганча кар чистартуда актив катнашырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев