Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел чәчәкләрне гадәти булмаган кашполарда утыртачаклар

Металл конструкцияләр ясау буенча эшләр 90 процентка башкарылган инде.

Быел шәһәрдә чәчәкләрне ачык грунтта түгел, ә кашпода утырту планлаштырыла. Бу очракта аларны карау һәм су сибү җиңелрәк булачак.

Кашполар төрле формадагы металл конструкцияләргә урнаштырылачак. Алар дуга һәм музыка уен кораллары рәвешендә башкарылган. 

Территориаль планлаштыру секторы мөдире Наталья Кондратенко сүзләренә караганда, бүгенге көндә, 58нең 56сы әзер. 

15 апрельгә бу эшне тәмамлау планлаштырыла. Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, ел саен шәһәр үсә һәм аның урамнарын бизәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев