Алабугада «Чаян» күргәзмәсе эшли башлады
Юмор призмасы аша сәясәт. «На Западном фронте без перемен» дип исемләнгән тематик күргәзмәне, мөгаен, менә шулай төгәл тасвирларга мөмкиндер. Күргәзмә инде бер атнадан артык АДМЯ заманча этносәнгать музеенда эшли.
Күргәзмәдә «Чаян» журналында төрле елларда басылган 40 иллюстрация һәм сәяси сатира тәкъдим ителгән. Биредә 1950-70 еллар эшләре дә, хәзерге заман «Чаян» рәссамнары иҗаты да бар. Алар барысы да илдәге һәм дөньядагы сәяси вәзгыятьне ача һәм аңларга ярдәм итә. Күргәзмәне оештыручылар әйтүенчә, "Чаян«ның һәр картинасы — үзенә күрә тарихи документ, алар шаярту аша җитди проблемалар турында уйланырга мәҗбүр итә.
‒ Әлеге күргәзмәне оештыру идеясе 2023 елда туды. Без архив басмаларын тирәнтен өйрәнгәч, кинәт кенә үткән гасыр уртасыннан күп әйберләрнең үзгәрешсез калуын аңладык. Дөресен әйткәндә, бу күргәзмәгә Ремаркның «На Западном фронте без перемен» әсәре белән аваздаш исем бирүнең сәбәбе дә. Тарих битләрен анализлап, без бүген дә шул ук расизм, фашизм, системалар каршылыгы барлыгын күрәбез. Элек — бу Якын Көнчыгыштагы, Африка һәм Азия илләрендәге вакыйгалар. Хәзер — НАТО, Евросоюз, Украина... Тарих кабатлана. Ә карикатура сәнгате үзеннән-үзе — бөек күренеш. Монда тарих та, фәлсәфә дә, билгеле бер психология дә, бүгенге тормыш та бар, — дип билгеләп үтте «Чаян» журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов.
Ул ассызыклаганча, «юмор һәм үзирония кеше организмына теләсә нинди күләмдә уңай йогынты ясый».
‒ Юмор — кешегә, ә сатира кешелеккә файдалы, — диде «Чаян» республика басмасы баш мөхәррире елмаеп.
2025 елның Ватанны саклаучылар елы булуын исәпкә алып, «На Западном фронте без перемен» рәссам-карикатуристлар күргәзмәсе бу темага йөз процент туры килә.
‒ Җентекләп җыелган сәяси сатира күргәзмәсе безнең кешеләргә бүген бик кирәк. Күргәзмә искиткеч. Бигрәк тә безнең көннәрдә: патриотлык һәм сәяси тәрбия аеруча мөһим булганда. Күргәзмә һәр мәктәп укучысын, студентны, ил кешесен үз иленә, халкына, Ватанына мәхәббәт һәм хөрмәт белән карарга чакыра. "Чаян«ның актуаль иллюстрацияләре моңа ярдәм итәчәк. Бу күргәзмәгә чират булыр дип өметләнәм, — диде директор Гөлзада Руденко.
***
Әлеге күргәзмәне ачу көнендә Заманча этносәнгать музеенда тагын бер күргәзмә тәкъдим ителде. Монысы шәхси һәм ул «Я иду по земле» дип исемләнгән. Биредә ТР халык рәссамы Михаил Кузнецовның 128 эше тәкъдим ителде. Рәсемнәр тормышның гади шатлыкларын һәм бәхет мизгелләрен чагылдыра. Мәсәлән, бала туу яки гаилә кору кебек вакыйгалар. «Беренче бала», «Бәрәңге», «Минем гаиләм», «Якташларым», «Бәхет янәшәдә» дигән рәсемнәр ихлас күңелдән эшләнгән.
‒ Күргәзмәдә минем соңгы өч елдагы эшләремне күрә аласыз. Мин картиналарымда җылылык, өйдәге ямьлелек булуын теләдем. Барлык картиналарымны да тормышка зур мәхәббәт белән яздым, — дип уртаклашты Михаил Кузнецов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев