Алабугада чаналар парады узды
Георгий паркында шимбә көн күңелле узды. Биредә чаналар муниципаль конкурсы булды.
Әлеге чарага районның балалар бакчалары һәм мәктәпләреннән 15кә якын команда үзенең кабатланмас чанасын әзерләгән.
Могҗизалы парад
Тамашачыларга һәм экспертларга сокланырлык һәм гаҗәпләнерлек чаналар күп иде. Мәсәлән, 6нчы мәктәп тюбингны ("ватрушка«ны) очучы тәлинкә итеп бизәгән, ә 2нче гимназия чана өстенә янып торган утлы мич ясап, кунакларны кайнар пәрәмәчләр белән сыйлады.
«Адымнар Алабуга» полилингваль комплексы укучылары бергәләп танк-чана янында патриотик җыр башкарды. 4нче гимназиянең беренче сыйныф укучысы Ксения чана янында бик сөйкемле Убырлы карчык ролен башкарды. 25нче «Чишмәкәй» балалар бакчасы сабыйлары елан-чана янында күңелле бию башкарды. Танайкадан конфет һәм прәннек төялгән чана да килгән иде.
Узган елгы конкурста җиңү яулаган 8нче мәктәпнең ирләр командасы үзләренең чаналары турында тулы бер вакыйга сөйләде. Алар чана өстенә катыргыдан танк ясаганнар, аны трофей хәрби техника буларак тәкъдим иттеләр. Легенда буенча, куркыныч «Абрамс»ны 2024 елда махсус операция сугышчылары шартлаткан. Азакта дошман танкы төтенгә күмелде, тамашачылар сөенеп кул чапты.
Җиңү сере
Жюри катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләде: костюмнарның һәм чыгышларның креативлыгы, чаналарның оригинальлеге, шуып төшүнең озынлыгы, төрле еллардагы чана күргәзмәсе. Мәсәлән, 1нче гимназия 1900 елдан бүгенге көнгә кадәр булган чаналарны тәкъдим итте, аларның командасы өченче урынны яулады.
— Без «Гасырларда чана тарихы» («Сани во все времена») номинациясендә катнашырга булдык. Әти-әниләр белән бергә әзерләндек, борынгы чаналарны авыллардан эзләдек. 1900 елгы агач чаналарны безгә Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылыннан, 1930 елгы тимер чаналарны Әлмәт районыннан алып кайттылар. Алабугада 1970 елгы алюминий чаналар табылды. 1980 елларда Морт авылыннан кулдан эшләнгән чананы да табып алып килделәр. Нәтиҗәдә, парадка без җиде экспонат белән килдек. Күпләребез авылда эшләп үстек. Чана белән коедан су ташу, кибеттән әйбер төяп кайту, балаларны утыртып йөрүләр безгә бик яхшы таныш, шуңа күрә безнең экспонатлар күпләрне кызыксындырды. Бу — безнең буын транспорты, ул безгә бик кадерле. Тамашачылар безнең күргәзмәне музей белән чагыштырдылар. Үз тарихыңны истә тотарга кирәк. Җиңүебез белән горурланам, — дип сөйләде 1нче гимназия — Милли мәгариф үзәге тәрбиячесе Рамилә Зарипова.
Беренче урынны 38нче балалар бакчасының җырлаучы кашыкчылары тәкъдим иткән чана алды. Аларның транспорты барысыннан да ераграк шуа алды.
«Алтын ачкыч» 38нче балалар бакчасы — баланы үстерү үзәге» мөдире Елена Шишмагаева:
— Безнең тәрбиячеләр һәм белгечләр — бик иҗади. Конкурска бөтен коллектив әзерләнде. Кыш бабай чанасы булсын өчен эскиз ясадык, үлчәмнәрен исәпләдек, аларны тәрбияче гаиләсендә безнең заказ буенча ясап бирделәр. Без аларны бакчада сынап карадык: балаларны йөрттек. Барыбыз бергә бизәдек. Визиткада Мороз Иванович тимер кашыкларда уйнаучы һәм җырлаучы кикиморлар белән чыгыш ясады. Көндәшләр көчле, әмма без җиңә алдык. Бүләк сертификатына балалар бакчасы өчен файдалы әйбер сатып алачакбыз. Оештыручыларга рәхмәт! — дип үз фикерен белдерде.
Икенче урынны самавырлы һәм милли сый-нигъмәтле йорт-чана алды. Әлеге әкияти чананы 10 нчы күппрофильле лицей тәкъдим итте. 8нче мәктәп чыгышы махсус приз белән билгеләнде.
Катнашучыларны һәм тамашачыларны тәм-том белән эчкән кайнар чәй җылытты. Конкурсны алып баручы Григорий Галкинның җырлары һәм шаяртулары тамашачыга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Нәтиҗәләр
Район башлыгы исеменнән катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надир Курамшин сәламләде. Ул балалар бакчалары һәм мәктәпләр коллективларына микрорайонда яшәүчеләргә бәйрәм хисе бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерде. Җиңүчеләр пицца һәм 5000 сумнан 15000 сумга кадәр акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев