Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү үзәге яңартыла

Шәһәрнең 6нчы микрорайонындагы «Чемпион» ФСҮ озакламый спорт белән шөгыльләнүчеләрне кабул итәргә әзер булачак.

Биредә төзекләндерү эшләре былтыр ук башланган иде. Заманча пластик тәрәзәләр куелды. Иң мөһиме — бассейнга килә торган суны хәзерләү системасы төзекләнде. Шулай да эш күп калган булган, чөнки бина 1979 елда салынган, ул күптәннән тулысынча ремонт көтә иде. 

− ФСҮ директоры итеп мине шушы елның февраленнән билгеләделәр. Әлбәттә, корылманың төзекләндерүгә мохтаҗлыгын белә идем, холл һәм коену бүлмәләрен ничек яңартырга дип уйлап йөри идем хәтта. Район башлыгы Рөстәм Нуриевкә рәхмәт, ул безне хуплап, булышып тора, объектлар эшләсенгә һәм яхшы торышта булсынга, чара таба, − ди «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү үзәге директоры Илнар Галимов.

Быел ремонт эшләрен 15 июньдә башладылар. Шуннан бирле спорт комплексының түбәсен төзекләндереп җылыттылар, электр челтәрләрен яңарттылар, спорт залында һәм бассейнда прожекторлар урнаштырдылар. Душ һәм санитар бүлекләр тулысынча үзгәргән; стеналарны сүткәннәр, сантехника, канализация торбалары алыштырылган. Хәзер акшарлауга керештеләр. Аннары душ бүлмәләрендә плитка түшәргәч, заманча түшәм урнаштырылыр. Фасад та игътибардан читтә калмас. Ул өлешчә әзер, төзүчеләр Петербургтан диодлы панельләр көтә.

− Эш бара, җитешергә тырышабыз. Бик матур килеп чыгар дип уйлыйм, − ди холлдагы стенаны буяучы Рәмзия.

Комплексны тулысынча төзекләндерүгә бүлеп бирелгән һәм тотылган акчаның гомуми күләме ике елда якынча 53 миллион сум тәшкил иткән. 

Илнар Галимов әйтүенчә, төзүчеләр чыннан да эшне тизрәк төгәлләргә тырыша, шуңа күрә көн саен кичке сәгать 9га кадәр, ялларсыз диярлек эшлиләр. Октябрьнең 3енә икенче сыйныф укучылары йөзү белән шөгыльләнерлек булсын, диләр. Октябрьнең 15еннән спорт объекты барлык алабугалылар өчен ачылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев