Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада чуаш музыкасы фестивале узачак

Иҗат кичәсе 12 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә үткәрелә.

Әнвәр Бакиров исемендәге балалар музыка мәктәбе Алабуга халкын һәм шәһәр кунакларын чуаш музыкасы фестиваленә чакыра. Иҗат кичәсе 12 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә узачак.

Чара кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән, анда мәктәп укучылары һәм укытучылары, шулай ук мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары чыгыш ясый. Алар башкаруында чуаш халык җырларын һәм Чуашстанның танылган композиторлары А. Токарев, Ф. Лукин һәм Г. Воробьев әсәрләре яңгыраячак. Фестивальне Алена Чернова алып бара. Керү ирекле. 

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев