Алабугада «Чудо-сани» конкурсында җиңүчеләр билгеле булды
Иҗади бәйгедә мәктәп һәм балалар бакчаларыннан 15 команда катнашты.
Георгий паркында «Чудо-сани» муниципаль конкурсы узды. Иҗади бизәлгән кышкы транспортны районның балалар бакчалары һәм мәктәпләреннән 15 команда тәкъдим итте.
Жюри катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләде: костюмнарның һәм чыгышларның креативлыгы, чаналарның оригинальлеге, иң еракка төшү, төрле еллардагы чана күргәзмәсе. Шулай итеп: 1 урында — 38нче балалар бакчасы, 2 урынны 10 нчы күппрофильле лицей алды, 1 нче гимназия — өченчедә, 8 нче мәктәп чыгышы махсус приз белән билгеләнде.
Матур бәйрәм өчен катнашучыларга АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин рәхмәт белдерде.
Җиңүчеләр 5000 сумнан 15000 сумга кадәр акчалата сертификатлар, пицца белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев